"Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Әни+сабый" клубы дәресе узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

27 нче майда Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Әни+бәби” клубы кысаларында “Музыкаль сәләтләрне үстерүгә уеннар” дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: балаларда музыкаль һәм иҗади сәләтләрне формалаштыру, ата-аналарның педагогик белемнәрен арттыру.

Уен формасында балаларның музыкаль сәләте күпкә кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк үсә. Шуңа күрә дәрестә балаларга кызыклы һәм бәйләнчек булмаган формада аларның музыкаль сәләтләрен үстерүгә ярдәм иткән уеннар тәкъдим ителде.  Балалар рәхәтләнеп күңелле җырга биеделәр, музыка уен коралларында уйнадылар. Әниләргә кул астындагы материаллардан маракас ясарга тәкъдим ителде: әниләр пластик савытны кәгазьдән ясалган аппликацияләр белән бизәде, ә балаларалар аны ногыт борчагы белән тутырдылар.

Аннан соң бу шау-шулы уен кораллары музыка хәрәкәтләрен башкарганда кулланылды, алар барышында баланың музыкаль үсеше: ритм хисе үсте, хәрәкәтләр, ишетү, хәтер, игътибар артты.

Дәрес азагында хезмәт буенча инструктор әти-әниләргә: “Педагог тырышлыгы белән генә балаларның музыкаль үсешендә, шулай ук аларның музыкаль сәләтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешү авыр. Нәкъ менә гаиләдә музыкаль тәрбиянең үз мөмкинлекләре бар: радио һәм телетапшырулар, аудиотасмалар, музыкаль әкиятләр, мультфильмнардагы җырлар, классик музыка фрагментларын тыңлау. Ата-аналар үз балалары белән музыкаль-дидактик уен оештыра һәм үткәрә алалар. Бу бала белән ата-ананың конструктив мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытачак” – дигән фикер җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International