Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән педагоглар "Балаларның түтәлдәге эше" дигән гамәли дәресләр комплексын тормышка ашыра.
Алар тәрбияләнүчеләргә яшелчә культуралар орлыгының формасы һәм төрлелеге белән таныштыра. Балалар кыяр, помидор, редис, кәбестә, кабак яки кабачки, кишер, чөгендер, укроп, суган,фасол, борчак, карбыз орлыкларын аерырга өйрәнә.
Яшелчә үсентеләрен күзәтәләр, үсентеләрне таныйлар. Алар грунтта яшелчә, чәчәкләр утыртуны күзәтә.
Кичә, 28нче май көнне мәктәпкәчә яшьтәге 6 бала белән тәрбияче Сабирҗанова Эльвира җитәкчелегендә чәчәк үсентеләре утырттылар, мулдан су сиптеләр. Балалар бу чәчәкләр үзләренең матурлыгы белән һәркемне сөендерер дип ышана.