“Аш-су мәктәбе” социаль технологиясе уңаеннан 29 май көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч һәм шәфкать туташы социаль хезмәт алучылар белән карлыган чәе әзерләде.
Әлеге технологиянең максаты аш-су мәктәбендә төркемләп эшләргә, сәламәт ризыклар кулланырга, чәй төрләрен, чәй пешерергә өйрәнү иде. Өлкәннәр һәм инвалидлар бергәләп бакчадан карлыган куакларыннан яфраклар җыйды, аннары чәйнектә пешерделәр.
Социаль эш буенча белгеч чәй пешерү тарихын, карлыган яфракларыннан пешкән чәйнең файдасы турында сөйләде, табышмаклар чишелде. Кызыл һәм кара карлыган яфракларыннан пешкән чәйдә бик күп С витамины бар, шуңа күрә ул иммунитетны ныгыта, кан басымын җайга сала, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Аннары барысы да бергәләп хуш исле, тәмле һәм файдалы чәйне эчтеләр.