23 май көнне Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова "Авторадио-Бугульма" радиостанциясендә туры эфирда чыгыш ясады, ул бөгелмәлеләрнең сорауларына җавап бирде.
"Халык белергә тели" тапшыруында бер сәгать аралашу вакытында студиягә 9 сорау килеп иреште. Сөйләшү барышында пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту, бала тәрбияләү ялында булган хатын-кызларны укыту, инвалидларны эшкә урнаштыру, үз эшеңне ачар өчен субсидия алу, балигъ булмаган балаларны җәйге чорда эшкә урнаштыру темалары буенча аңлатмалар бирелде.