30 майдан 1 июньгә кадәр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы күз буенча инвалидларның "Без бергә " дигән төбәкара яшьләр белем бирү, тернәкләндерү-патриотик форумы оештырыла. Чара "Крутушка" шифаханәсе базасында социаль проектларга ярдәм итү республика фонды ярдәмендә узачак.
Форумның максаты күз буенча яшь инвалидлар арасында тернәкләндерү һәм иҗади эшне алга таба камилләштерү, төбәкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү, яшь буынны Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте эшчәнлегенә актив җәлеп итү, активлыкны һәм коммуникативлыкны күтәрү, беренче чиратта, яңа гына сукыр калганнар арасында.
Фестиваль эшендә 18 яшьтән алып 40 яшькәчә булган күз буенча инвалидлар һәм Идел буе федераль округының мари, мордва, татар, удмурт һәм чуваш төбәк оешмаларының яшьләр делегацияләре катнаша. Шулай ук яшьләр форумында тәҗрибә уртаклашу максатында Мәскәү шәһәренең яшьләр хәрәкәте вәкилләре дә килер дип көтелә.
Катнашучылар мәнфәгатьләрен ачыклау һәм яшьләр форумын оештыру сыйфатын күтәрү максатында чара башланганчы күрмәүче кешеләр арасында һәрвакыт анкета үткәрелә. Һәркем үз мәнфәгатьләреннән һәм теләкләреннән чыгып секцияләр чараларында катнашачак.
Форумда фикер алышу өчен иң кискен темалар булып сәламәтлек саклау, эшкә урнаштыру, торак шартлары, социаль яклау, Уңайлы мохит билгеләнде.
Форум программасында республика инвалидларының тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хакимият органнары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары белән социаль партнерлык, шулай ук белем бирү программалары, психологик тренинглар, спортның уен төрләре буенча мастер-класслар, хәрби-патриотик, уен һәм спорт ярышлары, социаль-мәдәни чаралар һ. б. мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл уздыру каралган.
Форум 30 майда 14.30 сәгатьтә ачыла.
Элемтә өчен тел.: (843) 277-80-26.
E-mail: tatvos@yandex.ru.