ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы майда Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе базасында Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән акция үткәрде.

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидларга  "ВИЧ-йогышын профилактикалау" дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

2019 елның 31 июненнән күп балалы гаиләләргә дәүләт эчендәге поездларның купе вагоннарында июнь һәм июль айларында (өлкәннәргә һәм 10 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга)  йөрү өчен 20 процент ташлама тәкъдим ителәчәк. 

Балаларны яклау көне алдыннан Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып кайтты.

28 нче май көнне Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  Рәзилә Ярмөхәмәтова һәм Айгөл Сәлимова  социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

29 май көнне Арчаның "Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә чик сакчылары көненә багышланган чара узды.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булды.

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Аланы бүлеге буенча мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде.

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Ника" яшьләр клубы активистлары ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү уңаеннан чираттагы "Брейн-Ринг" интеллектуаль уенын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International