Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидларга "ВИЧ-йогышын профилактикалау" дигән мәгълүмат сәгате уздырды.
Әлеге чараның максаты өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ВИЧ-йогышын профилактикалау турында мәгълүмат бирү.
Мәгълүмат сәгате барышында бүлек хезмәткәрләре ВИЧ-авыруыннан кемнәр интегүен, бу чирнең ничек тапшырылуын иң мөһиме, аннан саклану чаралары турында сөйләштеләр.
Чара ахырында өлкән яштәге гражданнарга һәм инвалидларга мәгълүмат сәгате барышында каралган төп сораулар белән белешмәлекләр бирелде.