Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә һәм “Балачак дөньясы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына багышланган бәйрәм узды.
Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Электрон хисаплау һәм хисаплау машинасы операторы" һөнәре буенча курслар ачылды.
Бүген Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре “Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй район электр элемтә үзәгендә эштән кыскарту янаган хезмәткәрләр өчен консультация уздырды. Филиалда 18 кеше эшсез калырга мөмкин.
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында эвакуация буенча өйрәнүләр узды.
Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар йорты белән бергәләп “Балалар дөньясында” дигән чара үтте.
Бүген Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен “Тәрәзә пәрдәсе өчен беркетмә” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Түбән Каманың "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне тикшерү төгәлләнеп килә. Быел социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗлыкны тикшерү һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан 6 761 гражданда булды.
Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова 29 майда Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе базасында "Урам уеннары" оештырды.
6 июнь көнне бөек рус шагыйре А.С. Пушкинга 220 ел тулу уңаеннан бөтен илдә төрле бәйрәм чаралары узачак. Шул уңайдан Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә дә актив әзерләнәләр.