Тукай районында наркотикларга каршы акция узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

29 нчы майда Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе базасында Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән акция үткәрде.

Акция барышында "Россиядә наркоҗинаять өчен җаваплылык" темасына буклетлар таратылды.

Акция зарарлы гадәтләргә каршы көрәшкә, үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруга, наркоманиядән җәфа чигүче кешеләргә карата тискәре позицияне үзгәртүгә юнәлдерелгән иде. Акциянең төп бурычы - наркотикларга тискәре караш формалаштыру.

Акциядә 48 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында социаль хезмәт алучылар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International