Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Аланы бүлеге буенча мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде.
Үзләренең вакансияләрен Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Кама Аланы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тәкъдим итте. Ярминкәгә килүчеләргә "Ярдәмче эшче" белгечлеге буенча 32 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.
Ярминкәдә барлыгы тугыз кеше килде. Аларга консультация хезмәтләре күрсәтелде һәм эшкә урнашу өчен юнәлешләр бирелде.