Министр урынбасары Клара Таҗетдинова Чистай районында гражданнарны кабул итте

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ул гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар кысаларында мәшгульлек һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча тулы җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

Клара Таҗетдинова шулай ук  ведомство карамагындагы хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашудан соң министр урынбасары психоневрология интернатында, "Юлдаш "  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International