"Алтын көз" үзәге белгечләре үзенчәлекле балаларны бәйрәм белән котлады

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көне алдыннан Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып кайтты.

Нык сәламәтлек теләп, кунаклар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу балаларга һәм аларның ата-аналарына бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International