Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Ника" яшьләр клубы активистлары ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү уңаеннан чираттагы "Брейн-Ринг" интеллектуаль уенын үткәрде.
Чараның максаты: күзаллауны киңәйтү, республиканың истәлекле урыннары турында белемнәрне тулыландыру һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру.
Чираттагы интеллектуаль уен яшь волонтерлар оешмасы “Инклюзив мохит” ярдәме белән Татарстан Республикасының истәлекле урыннарына багышланган иде. Алып баручы Марат Закиров катнашучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырды. Уенда алтышар кешедән торган 4 команда көч сынашты. Алар безнең республика тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен күрсәтте, шулай ук тамашачылар да сорауларга уңышлы җавап бирделәр.
Уен җанлы, кызыклы үтте. Һәр катнашучы үзләренең командада эшли белүләрен һәм килешенгән карарлар кабул итә белүләрен күрсәтте.
Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле призлар һәм барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.
Чарада 30 кеше катнашты.