5июнь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Яз-җәй көннәрендә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен төркемле һәм шәхси дәресләр урамда саф һавада оештырыла.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик ярата. Дәресләр "Сәламәт озын гомергә юл" социаль проекты кысаларында атнага ике тапкыр үткәрелә.
Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен май аенда “Без наркотикларга каршы” темасына төрле чаралар уткәрелде.
Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында язгы туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котладылар. Учреждение психологы Наталья Самаркина саф һавада әңгәмә, чәй эчү һәм социаль хезмәтләрдән актив файдаланучылар өчен күңелле конкурслар оештырды.
Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Кудряшова Наталия ата-аналар белән "Балага үз мәхәббәтеңне ничек ачарга" дигән тренинг үткәрде.
30 май көнне Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары өчен "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән мавыктыргыч уен үткәрде.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре "Инклюзив һөнәри белем бирүне оештыруга заманча алымнар"дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.