Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар йорты белән бергәләп “Балалар дөньясында” дигән чара үтте.
Ул Халыкара балалар яклау бәйрәменә багышланган иде. Аның максаты балаларда бәйрәм атмосферасын тудыру һәм аларның кәефләрен күтәрү.
Чара барышында “Каймак”, “Барышня һәм хулиган” театр тамашасы үтте. Безгә килгән кунакларның берсе – Ксения һәм Роман курчак тамашасында үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Алып баручы Татьяна Ивановна “Яхшылыкка ул” дигән җыр башкарды.
Тамашачы уеннарда һәм биюләрдә актив катнашты.