Түбән Каманың "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне тикшерү төгәлләнеп килә. Быел социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗлыкны тикшерү һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан 6 761 гражданда булды.
Хәзерге вакытта хезмәткәрләр озак вакыт өйләрендә булмаган гражданнарны кабат барлауларын дәвам итә. Атна саен районга социаль эш буенча белгеч Р. Михайлова җитәкчелегендә Мобиль бригада чыга.