Бүген 300 дән артык казанлы вакансияләр ярмикәсенә килде

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Чарада сигез предприятие һәм оешма катнашты: "Метроэлектротранс" МУП, "Вера" Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, "Пахта" ҖЧҖ, "Татарстан" кунакханә комплексы АҖ, "Электроприбор" Казан заводы, Казан төгәл машина төзелеше заводы һ.б. Эш эзләүчеләргә 1 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә барлыгы 303 казанлы килде, шуларның 36сы вакантлы эш урыннарына юллама алды.

Чарада Пенсия фонды вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International