Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре "Таттелеком" хезмәткәрләре өчен чираттагы консультация үткәрде

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре “Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй район электр элемтә үзәгендә эштән кыскарту янаган хезмәткәрләр өчен консультация уздырды. Филиалда 18 кеше эшсез калырга мөмкин.

Чара кысаларында мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева хезмәткәрләрне “Россия Федерациясендә халык мәшгульлеге турында”гы закон белән таныштырды, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр хакында сөйләде, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә эш эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе, психологик ярдәм, социаль адаптация һәм һөнәри укыту юнәлешләре турында искәртте.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнашканчыга кадәр уртача айлык хезмәт хакын саклап калу, пособие алу шартлары кебек сорауларга җавап бирде.

Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турындада бәян иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International