Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Бергә тату гаилә" дигән инновацион технология тормышка ашырыла. Бу атнада милли кием тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
Демонстрация әлеге эшләнмәнең тарихы, символикасы һәм аны ясау ысуллары турында сөйләү белән үрелеп бара. Яулык баш киеме генә түгел, ә мәхәббәт һәм матурлык символы. Борынгы заманнардан бирле Россиядә яулыклар матур аксессуар гына булып калмыйча, символик әһәмияткә дә ия булган.
Интернат-йортта яшәүчеләр хезмәт буенча инструктор Р.Вагыйзова җитәкчелегендә оригиналь костюмнар ясады һәм аларны тәкъдим иттеләр.