"Веста" үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинеты актив эшли

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Түбән Кама "Веста" үзәгендә "Чәчтараш эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен "Хатын-кызларның чәчен кисү, кыска чәчләрне кисү технологиясе"» дигән дәрес үткәрелде.

Әлеге дәрестә катнашучылар кыска чәчләрне кисү төрләре белән танышты: “Каре” (артка таба озынайтып, алга таба озынайтып), “Боб”, “Пикси”, “Шапочка”, “Гарсон”, “Керпе”. Белгеч аларның һәркайсына тукталды, чәч кисү технологиясен аңлатты.  Аннан соң хатын-кызлар алган белемнәрен практикада ныгыта алды: бер модельдә “Боб”, икенчесендә “Шапочка” чәч кисү төрен ясадылар. Нәтиҗәдән барысы да канәгать калды.

Дәрес ахырында белгеч заманча стилистлар кыска чәч кисүенең төрле вариантларын тәкъдим итүен искә төшерде. Теләсә кайсы тәҗрибәле мастер кешенең форма үзенчәлекләренә туры килерлек итеп килешә торган прическа табып бирә ала. Шуңа күрә прическа сайлауны чын  профессионалга ышанып тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International