"Чиста яр" бөтенроссия экологик акциясе уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәткәрләре шәһәр пляжын һәм яр буен җыештырырга чыкты.
12 июль көнне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эшлекле иртәнге аш форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
2019 елның 17 июленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 309 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56% тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 381 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап белән чагыштырганда 85 кешегә кимрәк.
Бүген Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре "Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖда эшләүче пенсия яшенә җитүче гражданнар белән очрашты.
11 июльдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге Муса Җәлил исемендәге тернәкләндерү лагерендә җәйге ялдагы балалар белән “Һөнәрләр дөньясы” дип исемләнгән һөнәри юнәлешле уен-викторина үткәрде.
11 июльдә "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында Тәтеш район үзәк хастахәнәсендә түгәрәк өстәл узды.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә арттерапия технологиясе кысаларында чәчәк композицияләре ясау чарасы уздырылды.
Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә "Гамәли бухгалтер программаларын өйрәнү бухгалтеры" курслары тәмамланды. Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын бирүне 10 эшсез һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялындагы 5 хатын-кыз узды.
14 июль көнне Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырды.