Зәй районында һөнәри әзерлек программасы уңаеннан оештырылган "Электргаз эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү курсы тәмамланды. Квалификация имтиханын 11 кеше уңышлы тапшырды.
Аттестация комиссиясе курсларны тәмамлаучылар металлны эретеп ябыштыру, автомат һәм механикалаштырылган эретеп ябыштыру вакытында кулланыла торган слесарь операцияләрен уңышлы башкарырга өйрәнгәнлеген билгеләп үтә.
Эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Курсларны тәмамлаучыларга 3 нче разрядлы "Электргаз эретеп ябыштыручы" квалификациясе бирелү турында таныклыклар тапшырдылар.