"Веста" белгече булачак аналарга бишек җырларының әһәмиятен аңлатты

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бишек җыры - ана һәм бала аралашуының мөһим формасы булып тора. Чөнки бишек җыры мәхәббәт һәм наз китерә. Һәр бишек җырында бик күп йомшак һәм назлы тавышлар ишетелә. Балалар әниләренең карынында әлеге тавыш тембрына, якын кешеләренең йомшак тавышына өйрәнә.

"Ләкләк көтәбез" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт алучы йөкле хатын-кызлар өчен "Бишек җырлары" дигән иҗади дәрес үткәрде. 

Дәрес башында белгеч катнашучыларга бишек җырларының безнең тормыштан әкренләп онытылуы турында сөйләде, ләкин алар йөклелек вакытында бик мөһим. Шул ук вакытта замана көнкүреше үзгәрсә дә, әхлакый яктан җырлар үз әһәмиятен югалтмады.

Шигъри сүз дә бала өчен тәэсир итәргә сәләтле. Бишек җырлары ышаныч, бәладән саклану хисе уята, бала назда коена. Бишек җырлары наз, күңел күтәренкелеге, йомшарыну, тынычлану алып килә, борчуларны юкка чыгара. Әмма замана әниләре бишек җырларын бик сирәк җырлый. Шуңа күрә белгеч дәрестә катнашучыларга бу мәсьәләгә игътибар итәргә, бишек җырларын ешрак тыңларга һәм сабыйлары белән аралашырга киңәш итте.

Дәрес ахырында йөкле хатын-кызларга тынычлыкта бишек җырларын тыңларга - релаксация уздырырга тәкъдим ителде. Катнашучылар белгечкә кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерде һәм бишек җырларын өйрәнергә, аларны сабыйларына җырларга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International