Арча "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә агулы төтеннең зыяны турында сөйләштеләр

2019 елның 16 июле, сишәмбе

9 һәм 11 июлендә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль педагогы "Агулы төтеннең зыяны" дигән профилактик дәрес үткәрде.

50 бала һәм яшүсмер “Познавалова командасы” турында “Агулы төтеннең зыяны” дигән мультипликацион сериал карады. Әлеге мультфильм балаларда сәламәт яшәүнең кыйммәтен, узеңнең һәм тирә-юндәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Шуннан соң тәмәке тартуның зыяны турында тагын ике видеоролик тәкъдим ителдер, фикер алышу бик җанлы барды.

Шулай ук "юк" дигән сүзне әйтә белүгә бәйле ситуацияләрне уйнау да файдалы булды. Әлеге видеороликларны карау балаларга тәкъдим ителгән тәмәкедән баш тарту мөмкинлеген бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International