Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Сәламәтлек минуты" дигән викторина үткәрде.
Викторинаның максаты: социаль хезмәт алучыларны үз сәламәтлекләренә сакчыл караш һәм кеше тормышының кыйммәтлелеген бәяли белергә өйрәтү иде.
Сәламәт яшәү рәвеше булдыру – дөрес, кызыклы, акыллы карар. "Сәламәтлек минуты" викторинасы кешенең күп нәрсәгә сәләтле булуын искә төшерде. Кеше үзенең уй-фикерләре, күңеле һәм тәне белән идарә итә белә. Сәламәтлегең белән шөгыльләнү, аның нинди факторларга бәйле булуы, шулай ук резервларын арттырыру юлларын өйрәнү– яхшы күренеш.
Викторина башланыр алдыннан катнашучылар ике командага бүленде һәм азарт белән "Анаграммалар", "Безнең тән" дигән интеллектуаль конкурсларда катнашты, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр,табышмаклар белү буенча белемнәрен күрсәтте.
Викторина ахырында катнашучылар өй шартларында үз сәламәтлекләрен саклау юллары һәм аны ничек кайгырту серләре белән уртаклаштылар.
Викторинада 16 кеше катнашты.