Биектау районында "Өлкән буын" проекты уңаеннан өлкәннәрне медучреждениеләренә алып бару тикшерелде

2019 елның 26 июле, җомга

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан Татарстанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ТР медицина оешмаларына алып баруга юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырылачак.

Бүген Биектау районында Мүлмә һәм Коркачык тимер юл станцияләреннән гражданнарны илтү буенча сынап карау үткәрелде. Әлеге чара өлкән яшьтәге 14 гражданны колачлады.

Автотранспортны нәтиҗәле файдалану һәм өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү максатыннан, Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге әлеге категория гражданнарны 2019 елның сентябреннән алып декабренә кадәр медицина учреждениеләренә алып бару план-графигын эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International