ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

23 июльдә Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!" дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде.

25 июльдә Тәтеш балалар китапханәсе базасында сәламәтлекләре буенча 
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өстәл спорт уеннары буенча III районара ярышлар узды.

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова Р. өлкән төркем балалары белән "Яшьләр. Экстрим. Экстремизм" темасына әңгәмә үткәрде.

"Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидларны озак вакыт карау-тәрбияләү системасы белән таныштыру буенча дәрес узды.

2019 елның 5 июленә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү алучылар саны 10 168 кеше тәшкил итә.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясе уңаеннан берничә ай инде "Кулинария мәктәбе" технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология өлкәннәрне һәм инвалидларны социаль тернәкләндерү төрләренең берсе булып тора.

Аттестация социаль хезмәткәренең һөнәри тормышында мөһим этап булып тора. Шушы көннәрдә Чистай психоневрология интернатында кече медицина персоналының чираттагы аттестациясе узды.

Арчаның “Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Металл" ДФК производствосына балалар өчен  экскурсия үткәрелде.

 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм балалар өчен Азнакай муниципаль районының "Юбилейный" стадионында Сабан туе мәдәни-спорт бәйрәме узды.

2019 елның 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлау узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International