"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә профилактик чара узды

2019 елның 26 июле, җомга

Кукмара муниципаль районының  “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә II-коррекцион төркем балалары өчен “Терроризм күренешләрен профилактикалау“ дип аталган  видеофильм карау оештырылды.

Әлеге чараның максаты: терроризмның куркынычы һәм бу күренешнең коточкыч нәтиҗәләрен күрсәтү; терроризмнан саклану юллары турында фикер алышу; балаларның гадәттән тыш хәлләргә ориентлаша алуларына инану; терроризм актлары белән бәйле кискен хәлләрдән чыгу юлларын уйлау.

Чара барышында балалар видеофильм карады.  Ничек теракт корбаны булмаска? Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорлык актларында үзеңне ничек тотарга, дигән сорауларга җаваплар таба алдылар. 

Аннары балаларга "Әгәр..." уены тәкъдим ителде, анда алар террорлык акты янаган очракта, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International