Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Җәйге якты нурлар" дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм актив ялын оештыру иде.
Саф, яхшы һава шартлары спорт бәйрәмен урамда үткәрергә мөмкинлек бирде. Чара "Робин Гуд" бәйгесеннән башланды. Аның асылы – тупны кыршауга тидерү иде. Барлык катнашучылар да тырышты, күнегүләрне бердәм һәм яхшы кәеф белән башкарды. Ярышларда төрле, күңелле күнегүләре башкарылды. Ә "Турникта тартылу" күнегүе бәйгеләрнең иң кызыклы булып чыкты.
Катнашучылар музыкаль һәм бию конкурсларында үз көчен сынады, позитив һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Чарада 14 кеше катнашты.