"Ачык дөнья" – каршылыксыз киңлекләр дизайнының беренче социаль юнәлешле милли конкурсы

2019 елның 26 июле, җомга

2018 елның декабрендә каршылыксыз киңлекләр дизайнының "Ачык дөнья" беренче Социаль юнәлешле милли конкурсы старт алды. Конкурс архитекторлар, дизайнерлар, архитектура һәм дизайн-бюро арасында "Уңайлы мохит" дәүләт программасын исәпкә алып үткәрелә.

Конкурсның төп бурычы - халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тормыш сыйфатын күтәрүче, иң нәтиҗәле карарлар куллану мөмкинлеге тудыру максатында, Россия каршылыксыз мохит проектларының һәркем өчен мөмкин булган каталогын формалаштыру. Конкурс граждан җәмгыяте үсешенә Президент грантлары фондының экспертизасын узды һәм Россия Федерациясе Президенты гранты белән расланган проектның социаль әһәмиятенә югары эксперт бәя бирде.

Конкурс, номинацияләр саны һәм эшләрне кабул итү тәртибе турында тулырак мәгълүматны http://конкурс-открытый-мир.рф/. сайтында  белергә була.

"Ачык дөнья" конкурсын оештыру комитеты контактлары: om@ceid.ru тел.: (495) 649-82-98.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International