Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарны социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмалары арасында мәнфәгатьләр, физик культура һәм спорт түгәрәкләрендә системалы дәресләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы игълан итте.
Конкурс "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасының "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурсның максаты - наркоманияне беренчел кисәтү өлкәсендә иң яхшы социаль программаларны ачыклау һәм тарату, сәламәт яшәү рәвешен һәм балигъ булмаганнарның уңай мәнфәгатьләрен формалаштыру.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Наркоманияне беренчел кисәтү;
- Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;
- Уңай мәнфәгатьләр формалаштыру.
Гаризалар 2019 елның 23 июленнән 5 августына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр агымдагы елның сентябрендә ясалачак.
Конкурста Түбән Кама муниципаль районындагы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар катнаша ала.
Катнашу өчен гариза почта яки Интернет челтәре аша конкурс комиссиясенә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт; тел./факс: (843) 236-48-50; e-mail: rrc.org@bk.ru "Наркоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы" тамгасы белән.
Конкурс турында Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин>>.