"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны поликлиникага һәм амбулаториягә медицина тикшерүе узу өчен китерәчәк. Авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар сентябрьдә үк башлана, ә әлегә республиканың муниципаль районнарында тикшерүләр уздырыла.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында спорт чарасы булып узды.
12 августта Россиядә Хәрби-һава көчләре көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәренең хәрби-һава көчләре запасы сугышчылары үзләренең һөнәри бәйрәм көнендә "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына барды.
1 июньнән Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Балачак иминлеге-2019" дигән Бөтенроссия акциясе старт алды.
Узган җомгада, 9 нчы августта, Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагылар барлык категория инвалидлар арасында спортның адаптив төрләре буенча ачык республика ярышларында катнашты.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова сизгерлек һәм тою сәләтен үстерү буенча мини-тренинг үткәрде.
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда һәм яшүсмерләрдә террорга каршы аң булдыру буенча профилактика эше уңаеннан чара оештырды.
12 августта Нурлат "Гармония" үзәге психологлары "Заречный" ДОЛ ял итүчеләр белән интеграцияләнгән дәрес үткәрде.
Бүген 60 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгече "Озак вакытка тәрбияләү-карау нигезләре" дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча белем ала башлады. Укуларны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге ДКУ оештыра.
"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты уңаеннан, шулай ук "Гериатрия" профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысаларында Апас үзәк район хастаханәсендә гериатрия бүлеге ачылды.