Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларда толерантлык тәрбияли

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда һәм яшүсмерләрдә террорга каршы аң булдыру буенча профилактика эше уңаеннан чара оештырды.

Очрашу вакытында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең 7-12 яшьлек балалары өчен "Хәвефсез дөнья" циклыннан "Терроризм - экстремизмның соңгы формасы" төркемле шөгылен уздырдылар. 

Шөгыльнең максаты: терроризм идеологиясен кабул итмәү һәм кире кагуны үстерү, халыкара һәм диннәр арасында толерантлык формалаштыру. 

Шөгыль барышында балалар "Терроризм-экстремизмның сонгы формасы" презентациясе белән танышты. Шулай ук балалар уен формасында террористик акт куркынычы булганда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International