"Юлдаш" интернат-йортын инвалид спортчылары чираттагы бүләкне алды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Узган җомгада, 9 нчы августта, Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагылар барлык категория инвалидлар арасында спортның адаптив төрләре буенча ачык республика ярышларында катнашты.

 Чара Казанда узды. Спорт чемпионатын оештыручылар - Казан шәһәренең Совет районы администрациясе, "Сәйдәш" мәдәни үзәге, "Татарстан Республикасы өстәл спорт уеннарын оештыручылар берләшмәсе".

Ярышларда Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай, Яшел Үзән, Идел буе һәм Совет районнарыннан инвалид спортчылар катнашты. Спортчылар спортның өч төре – новус, шаффлборд һәм Джакколо буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Чистай "Юлдаш" интернат-йортыннан яшь инвалидлар өчен бүлек спортчылары: Алексей Тривоженко, Роман Дряхлых, Тәзкирә Сумуткина, Любовь Боганова, Наталья Торсукова. Егетләр өч спорт төренең һәрберсендә команда-шәхси зачетта катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчылар команда зачетында көмеш кубокны яуладылар.

Узган ел учреждение "Лукойл" ГАҖ социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашып, грант отты. "Чиксез мөмкинлекләр өчен чикләрне басып алу" проектының җиңүе нәтиҗәсендә хезмәткәрләр үзләренең хыялларын тормышка ашырдылар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган яңа өстәл уеннары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International