Бүген 60 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгече "Озак вакытка тәрбияләү-карау нигезләре" дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча белем ала башлады. Укуларны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге ДКУ оештыра.
Конкурс процедура нәтиҗәләре буенча курсларны Казан милли тикшеренү технология университеты югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе үткәрә.
Укыту "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак сроклы тәрбияләү-карау системасын булдыру буенча пилот проектын "Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.