"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә сизгерлек һәм тою сәләтен үстерү буенча мини-тренинг 

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова сизгерлек һәм тою сәләтен үстерү буенча мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда башка кешедән яки төркемнән алынган сигналларның бөтен җыелмасын теркәү һәм истә калдыру сәләте буларак психологик күзәтчелекне үстерү.

Тренинг барышында социаль хезмәт алучылар бер-берсен күзәтеп, бер-бер артлы исәнләште. "Сизү" күнегүендә катнашучы иптәшенең аркасына үз кулларын куя, ә тегесе, үз чиратында, аның аркасында күпме кул икәнен сизәргә тиеш. Соңыннан күзәтүчәнлекне үстерү җәһәтеннән "Кем кайда тора?", "Уртак билгене тап?" күнегүләре үткәрелде. Тренинг ахырында катнашучылар бер-берсенә чиратлашып туп ыргытты, шул ук вакытта туп  ыргытылган кешенең исемен һәм аның әйткән сүзләрен атадылар.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнашты, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдә сизгерлекләре артты. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучылар мондый күнегүләр һәр кешенең үзенчәлеген, аңлау сәләтен үстерә, аралашуда элемтәләр урнаштыру һәм аны саклап калу мөмкинлеген яхшырта дип билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International