12 августта Нурлат "Гармония" үзәге психологлары "Заречный" ДОЛ ял итүчеләр белән интеграцияләнгән дәрес үткәрде.
Чарада 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар катнашты. Әлеге чараның максаты - зарарлы гадәтләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Шулай ук балалар белән рәхимсез мөгамәлә темасына да кагылдылар. Әлеге чара азагында бию флешмобы оештырылды. Көн болытлы булуга карамастан, бу көнне лагерьда җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.