Минзәләдә "Балачак иминлеге-2019" акциясен тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 13 августы, сишәмбе

1 июньнән Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Балачак иминлеге-2019" дигән Бөтенроссия акциясе старт алды.

Җәй башында социаль эш буенча белгечләр Наталья Хәмидуллина һәм Гүзәлия Муракаева балигъ булмаган балалар һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучы ата-аналарлар өчен профилактик әңгәмәләр үткәрде: сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлаттылар. Җәйге чорда балаларның мәшгульлеге турында әңгәмәләр үткәрелде. Барлык ата-аналарга да мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.

Шулай ук социаль педагоглар Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева балалар өчен җәйге каникуллар вакытында күпләп ял итү,  ял итү урыннарында балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар комплексын уздырды.

Моннан тыш, акция барышында янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды, анда балалар янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар белән очрашты.

"Әлеге акция балаларда һәм аларның ата-аналарында үз-үзләрен имин тоту тәҗрибәсен формалаштырырга һәм ныгытырга ярдәм итәр дип өметләнәбез", - ди халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Елхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International