Апас район хастаханәсендә гериатрия бүлеге ачылды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты уңаеннан, шулай ук "Гериатрия" профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысаларында Апас үзәк район хастаханәсендә гериатрия бүлеге ачылды.

Тантаналы ачылыш 1 августта үтте. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, район үзәк хастаханәсенең баш табибы, район ветераннар советы рәисе катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекчә Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин ярдәме белән ачылды.

Гериатрия медицинасы - нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләрнең авырулары белән шөгыльләнә торган сәламәтлек саклауның аерым бер бүлеге. Хәзерге вакытта Апас муниципаль районында 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләр саны – 3790 кеше. Алар арасында 90, 95 яшьлекләр, шулай ук 100 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар.

Бүлектә квалификацияле ярдәмне,  65 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк пациентлар алачак. Мондый ярдәмнең максаты - өлкәннәрнең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, физик һәм функциональ активлыкка, көндәлек тормышта чит-ят ярдәмнән бәйсезлек сәләтен саклау яки торгызу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International