Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында спорт чарасы булып узды.
Тәрбиячеләр Ә. Абдиева һәм О. Бәширова спорт, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә кордылар. Малайлар һәм кызлар эстафеталар рәвешендә узган төрле спорт ярышларында катнашты.
"Барлык конкурслар да балаларда җитезлек, реакция тизлеге кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм вакытны яхшы үткәрделәр", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты тәрбияче Әлфинә Абдиева.