Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында авыру һәм аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау буенча хезмәткәрләрне укыту буенча гамәли дәрес узды.
Очрашу башында интернат-йорт директоры Галина Калашникова озак вакытка карау системасының максатлары, карауны оештыру төрләре турында сөйләде, системаның төп этаплары турында әйтте. Дәресне табиб-терапевт, Алабуга медицина училищесының клиник дисциплиналар укытучысы Татьяна Мазняк дәвам итте.
Ахырда тыңлаучылар физик һәм психологик сәламәтлекне саклау мәсьәләләре буенча биремнәрен үтәделәр.