Түбән Кама районында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ныклы гаилә» мәйданчыгы оештырылды. Чара кысаларында аз керемле гаиләләр һәм керем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр өчен социаль ярдәм һәм финанслар буенча семинар-консультация узды.
Чарада катнашучыларга финанс максатларны ничек дөрес итеп куярга һәм резервны ничек дөрес итеп булдырырга икәнен аңлаттылар, шулай ук финанс яктан авыр хәлдән чыгу схемасын күрсәттеләр. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлсирин Ямалеева аз керемле гаиләләргә дәүләт социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Чара ахырында катнашучылар мәйданчык экспертларыннан шәхси консультацияләр алдылар.