Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан «Безнең сәламәтлек – безнең кулларда» дигән уен-викторина уздырылды.
Викторинаның максаты балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен киңәйтү һәм гомумиләштерү, балаларда үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Викторина коррекцион күнегүләр эшләүдән башланды. Күнегүдән соң балалар ике командага бүленделәр һәм уенда катнаштылар, төрле күнегүләр башкардылар.
Викторинада15 бала катнашты.