1 нче сентябрьдән Теләче муниципаль районында «Демография» мили проектының «Өлкән буын» проекты тормышка ашырыла башлый. Аның бер юнәлеше – авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениесенә алып бару оештыру.
14 август көнне, чараларны сынап карау кысаларында, Әбде һәм Үзәк авылларыннан 14 өлкән кеше район үзәк хастаханәсенә китерелде. Алар барысы да диспансерлаштыруны уңышлы үттеләр.