«Ышанычлы бизнес» интернет-ресурсы экспертлары (http://provbiz.ru) эшмәкәрләргә һәм үзмәшгуль гражданнарга бушлай консультацияләр күрсәтәләр, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле һәм шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив җавап бирәләр.
«Ышанычлы бизнес» ресурсының түләүсез кайнар элемтә телефоны номеры: 8 800 222-37-22.
Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.