«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «көмеш» яшьтәге волонтер Людмила Рейникова белән очрашу оештырды.
Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтләндерү физкультурасына җәлеп итү, организмның гомуми тонусын саклап калу, уңай кәеф формалаштыру.
Гимнастика – физик активлыкның иң кулай төре. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәеш сыйфатын күпкә күтәрергә мөмкинлек бирә, үзләренә ышанычларын арттыра һәм кәефне күтәрә.
Хезмәт алучыларның әйтүенчә, мондый чаралар организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга ярдәм итә, шулай ук аралашуның бик яхшы чарасы булып тора.