Министрлык инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаша

2019 елның 16 августы, җомга

14-16 августта Татарстанда инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын үстерүне фәнни-методик һәм методологик тәэмин итү федераль үзәге белгечләре эш визиты белән кунакта.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары Ю.И. Абдреева һәм А.Р. Мөбарәкшин белән берлектә делегация төрле оешмаларда булалар.

Делегациянең республикада булу нәтиҗәләре буенча 16 августта министрлыкта министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл форматында ведомствоара йомгаклау киңәшмәсе үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International