23 август көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән чираттагы эшлекле киңәшмә булып узды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проекты кысаларында 13 нче августтан 23 нче августка кадәр Казан милли тикшеренү техник университетының (КХТИ) өстәмә һөнәри белем бирү институтында социаль хезмәткәрләрне укыттылар. Укучылар арасында шулай ук Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә бар иде.
23 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова һәм психологы Чулпан Галләмова Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс буенча ярыш үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Шәһәр көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды.
23 августта Әгерҗе районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында булдылар. Анда бу көннәрдә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уза.
22 август көнне 1 нче номерлы участок кураторы, Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ләйсән Сөнгатуллина Макыл авылында консультатив көн үткәрде.
23 август көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлекләләре, танылган язучылар, журналистлар Ләбиб Лерон белән Алмаз Хәмзин әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Әлеге чара «Демография» милли проекты кысаларында интернатта яшәүчеләрнең кәефләрен күтәрү, сәламәт тормышны озайту максатында үткәрелде.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Тәтеш районында гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләрен тикшерү дәвам итә. 21 август көнне 2 нче социаль участок территориясендә яшәүче социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы гаиләләргә ведомствоара сәфәр оештырылды.