Тәтеш районында гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләрен тикшерү дәвам итә. 21 август көнне 2 нче социаль участок территориясендә яшәүче социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы гаиләләргә ведомствоара сәфәр оештырылды.
Рейд барышында Байраш, Алабирде, Зур Әтрәч авыл җирлекләре территориясендә яшәүче 17 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, шулай ук белешмәлекләр тапшырылды.