Тәтеш районында социаль хезмәткәрләр белән киңәшмә узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

23 август көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән чираттагы эшлекле киңәшмә булып узды.

Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Тәтеш муниципаль районы территориясендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру һәм социаль хезмәткәрләрнең анда катнашуы;

- алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук бинадан тыш социаль хезмәт алучыларның тавыш бирүләрен (өйдә) уздыру тәртибе;

- шартлаткыч җайланма булырга мөмкин шикле предметны тапканда вазыйфаи затларның һәм учреждение хезмәткәрләренең эш тәртибе турында планнан тыш инструктаж үткәрү;

- 2018 ел өчен учреждение хезмәткәрләре тарафыннан милек салымнарын түләү һ.б.

Татарстан Республикасының цифрлы телевидениегә күчүе сәбәпле, Республика матди ярдәм үзәгенең 39 нчы бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лариса Малеева социаль хезмәткәрләргә «цифр»га күчкәндә бирелә торган компенсацияләр турында сөйләде.

Тикшерелгән сорауларны җентекләп өйрәнү өчен барлык социаль хезмәткәрләргә тиешле тематик буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International